«Шүрәле»не дөнья халыклары телләрендә укыйбыз

#КультурныйТатарстан

Кадерле укучыларыбыз! Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы апрель аен татар китабы айлыгы дип игълан итте.Шул уңайдан һәм атар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу  уңаеннан , балалар үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы 15 дөнья халыклары телләренә тәрҗемәдәге китабын тәгъдим итә. «Шүрәле» балаларның гына түгел, олыларны да уйландырырга мәҗбүр итә торган әсәрләрнең берсе.