Калфак тегу буенча остаханә
4 мартта Алабуга Үзәк китапханәсендә “Илһам чишмәсе” татар яшьләре иҗат клубының утырышы узды. Анда КФУның Алабуга институты филология һәм тарих бүлегенең 3 курс студентлары, татар филология кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина чакырулы иде. “Калфагым, әй, калфагым...” дип аталган осталык дәресе махсус 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Алабуга муниципаль районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе шулай ук балалар китапханәсе китапханәчесе Эльмира Михаил кызы Әхмәтҗанова калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде.