Китапханәче тәгъдим итә

Язучы-прозаик, драматург һәм публицист Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы, тәҗрибәле журналист.  Әхәт Гаффарның тагы бер иҗади юнәлеше – балалар өчен язылган әкият-хикәяләренә игътибар итми мөмкин түгел. Мөгаен, нәниләр белән «уртак тел таба алуына» заманында «Яшь ленинчы» газетасында (хәзерге «Сабантуй» журналы) эшләп алуы да йогынты ясагандыр. «Сызламык теш», «Төкле Тура», «Туңгак балык», «Нәфрәт белән Мәкерне җиңгән Шагыйрь» һәм башка әсәрләре балаларны җәлеп итеп кенә калмый, аларны да иҗат дөньясына әйди. 

Нәни дусларыбыз!Бүген балалар үзәк китапханәсе Әхәт абыйның «Юынмый торган Балык» дигән кыска гына әкиятен тәгъдим итә.Әлеге әкиятне “Әкәмәт.Вот так чудо!” китабында рус телендә дә укый аласыз.

Яшәгән, ди, бер Балык. Юынырга бер дә яратмаган икән ул.

Юынмагач, бите дә каралган, муены да каралган, койрыгы да каралган. Әнисе юындыра башласа, кычкырып елый икән бу. Имеш, әле күзенә сабын керә, әле борынына су керә!

Шулай итеп, бер дә юынмыйча йөри, ди. Ашар алдыннан, канатларын юмаган, йоклар алдыннан, койрыгын юмаган.

Танырлыгы да калмагач, Балык адашкан. Ә адашкан, танырлыгы да калмаган Балыкның кемнеке икәнен кем белсен? Шулай итеп, юынырга яратмаган Балык бөтенләй югалган.

Бәләкәй-бәләкәй әкиятләр кызыклы,мавыктыргыч,укып туялмаслык матур итеп язылган.