Яңа ел мастер-классы
Чыршы уенчыгының тарихы 1513 елда немец галиме Мартин Лютердан башланган дип саныйлар. Бер кич бу абзый урамнан кайтып барганда йолдызлар тулы күк йөзен күреп ала, ул чыршы очларындагы якты утларга сокланып туя алмый. Өенә кайткач ул бер кечкенә чыршыны шәмнәр белән бизи һәм баш очына йолдыз куя.Ә бүгенге көндә һәркем чыршы бизәү ысулын үзе сайлый. Һәм бүген Үзәк балалар китапхәнәсе «Биюче чыршы» уенчыгы ясау буенча остаханә үткәрде.Барлык балалар да аралашудан шатлык, бик күп уңай хисләр алдылар, шулай ук Яңа ел чыршы уенчыкларын үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Остаханә ахырында һәрберсенең туганнарына һәм якыннарына бүләк итәрлек яисә Яңа ел чыршысына эләрлек матур Яңа ел уенчыгы барлыкка килде.