Шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь
Бүген үзәк балалар китапханәсендә Республикабызның Мөслим районында яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия иясе,Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән балалар шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов (әдәби тәхәллүсе – Мөҗәһит) иҗатына багышланган “Укыйк әле бергәләп ” шигърият сәгате узды. Әлеге чара Мөҗәһит Әхмәтҗановка 70 яшь тулу уңаеннан үткәрелде. Татар шагыйренең балалар өчен язылган һәм балаларга багышланган шигырьләре тәкъдим ителде. Балалар шагыйрнең “Әнием канатлары”, “Мин санарга өйрәнәм” , “Бәхет юлы” китапларыннан төрле шигырьләрен сәнгатле итеп укыдылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.