Каникулларда укыйбыз
Кадерле нәни укучыларыбыз! Сезне «Исәнме, мәктәп!» сериясенең дүртенче китабы белән таныштырабыз. Ул «Бал корты һәм Шөпшә» дип атала. Әлеге китап — укуга һәм эчтәлек сөйләүгә корылган текстлар җыелмасы гына түгел, үзенчәлекле китап. Китапта башта текстларга сораулар тәкъдим ителә. Алга таба төрле оригиналь алымнар, мавыктыргыч биремнәр, уеннар, башваткычлар ярдәмендә сюжет элементларын хәтердә кабат яңартырга була. Геройларга мөнәсәбәтле бирелгән табышмакларның җавапларын табу, мәкаль-әйтемнәрдә яшеренгән фикерне аңлау. Шуның белән бергә проблемалы уен-биремнәрне мөстәкыйль үтәргә өйрәнәсез һәм сөйләм күнекмәсен аласыз. Ә бу мәктәпкә әзерләүнең иң нәтиҗәле чарасы. Сез бу китапны әти-әниләрегез белән бергәләп укыгыз, өйрәнегез, шатланыгыз.