“Җәлил укулары” буенча онлайн-конференция
Бүген үзәк балалар китапханәсенең китапханәчеләре III «Җәлил укулары»ның нигезләмәсенә үзгәрешләр кертү, оештыру һәм уздыру буенча онлайн-конференциядә катнаштылар . Бәйгедә беренчедән, катнашучылар контенгенты киңәйтелгән. Шуның нәтиҗәсендә номинацияләр саны арткан. Быелга кадәр бу бәйгедә 4 яшьтән алып 25 яшькә кадәргеләр генә катнаша алса, монысында 3 яшьтән 65 яшькә кадәр булганнар шигъри мәйданда үз осталыгын күрсәтә алачак. Шунлыктан номинацияләр дә яшь буенча 3 яшьтән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 гә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр һәм дә 25 яшьтән 65 яшькә кадәр булачак.
Икенче яңалык «Яшь шагыйрьләр» номинациясендә көч сынашырга җыенучыларга кагыла. Мәгълүм булганча, бу номинациядә башлап каләм тибрәтүчелләр үзләре иҗат иткән шигырьләрен тамашачылар, жюри хозурына тәкъдим итә. Быелга кадәр анда 3 яшьтән 25 яшькә кадәрге балалар шигырьләрен сөйли иде. «Үзләре язган» дигән сүзтезмәсен куш тырнаклар эченә алуым юкка гына түгел. Күп очракта 3 яшьлек баланың үз шигырен түгел, әбисе я әти-әнисе язып биргән шигырьне сәхнәгә чыгып сөйләве берәүгә дә сер түгел. Шигъри сүзнең тәмен, аһәңен бераз исәя төшкән яшүсмер егет-кызлар тоя шул. Шунлыктан III халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең бу номинациясендә яшь чикләве кертелде, ягъни 14 яшьтән узганнар гына үз шигырьләре белән катнаша алачак.
Өченчедән, киләсе ел – Муса Җәлилнең юбилей елы да әле: аның тууына 115 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бу үзе үк шагыйрь исемен йөрткән әдәби бәйгенең колачлырак төстә, тантаналырак рухта узарга тиешлеген искәртә.