Син дә татар кешесе

24 май көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле галим, тарихчы, археограф, публицист М. Госмановның 85 яшьлек юбилеена багышланган, “Син дә татар кешесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Әлеге чарада Алабуга медицина көллиятендә белем алучы чыгарылыш курс студентлары катнашты. Алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якынан таныштылар.  

Миркасыйм Госманов 1934 елда Көнбатыш Кытайның Синь-Цзянь провинциясе Голҗа шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1958-1963 елларда ул КДУның башта татар филологиясе бүлегендә, аннары тарих бүлегендә укый. Башта гади укытучы булып эшләсә, 1983 елдан – кафедра мөдире, 1985 елдан – университет проректоры итеп билгеләнә. Тарих фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала (1979).

Аның беренче әдәби язмалары студент елларында  матбугатта күренә башлый. 1962 елда М. Госманов тәрҗемәсендә Ч. Айтматовның "Җәмилә" повесте басылып чыга. Җитмешенче еллардан башлап язучы-галим "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра.

Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда ТАССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.