Төбәгемнең Кызыл китабы

21 май көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Төбәгемнең Кызыл китабы” дип исемләнгән экологик сәгать узды. Китап сөючеләргә “Кызыл китап”ның үзенчәлекле исем йөртүе турында аңлатма бирелде, аның барлыкка китү тарихы турында сөйләнде, “Хайваннарның юкка чыгу сәбәпләре” турында видеоролик күрсәтелде.

 “Кызыл китап” дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. Кызыл китап 1963 елда дөнья күрә. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. 1974 елда СССР Кызыл китабы дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплар языла башлый. Татарстанның Кызыл китабы 1995 елда төзелә. Кызыл битләргә юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр теркәлгән.

Без, кешеләр, табигатебезне сакларга, урманнарны, кош-кортларны, җəнлеклəрне, елга-күллəрне, саф сулы чишмəлəрне, табигать-Анабыз тарафыннан кешелек дөньясына бирелгəн бүлəк булуын аңларга тиеш.