“Нурга төренгән Тукай” китап уку акциясе

26 апрельдә Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Нурга төренгән Тукай” дип аталган китап уку акциясен уздырды.

Г. Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен  зур сәхнәдән уку өчен Үзәк китапханәгә китап укучыларыбыз җыелды. Алабуга шәһәрендә эшләп килүче “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре Кадрия Наил, Нурулла Шәфигуллин, Хашия Төхбәтуллина да акциягә кушылдылар. Алар Г.Тукай   шигырьләрен һәм аңа багышланган үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова шагыйребезгә атап язган шигырьләре белән куандырды.

 “Нурга төренгән Тукай”  китап уку акциясендә Алабуга медицина көллияте студентлары, шәһәрнең икенче, унынчынчы урта мәктәбе һәм беренче гимназия укучылары, Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә бик теләп катнашты. Г.Тукайның шигырьләре татар, рус, инглиз телендә яңгырады.

Габдулла Тукайның шигырьләре буген дә актуаль,  буген дә кадерле икәненә тагын бер тапкыр инандык. Акция   дүрт сәгать дәвамында булды.  Үзәк китапханәнең уку залында Тукай әсәрләре буенча композиция ясалды. Композициянең авторы рәссам Виктор Селиверстов.