Яз. Тукай. Шигърият
25 нче апрельдә Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында Татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында “Яз. Тукай. Шигърият” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Әлеге чарага икенче гимназиядә белем алучы җиденче сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары чакырылган иде.
Бәйрәмнең беренче өлешендә татар һәм туган як турындагы әдәбияты бүлеге китапханәчесе Р.Н. Валеева “Әдәбият – милләт елъязмасы” дип аталган китап күргәзмәсенә әдәби күзәтү ясады. Күзгәзмә: “Китаплар – дәверләр катламы”, “Рухи-мәдәният тарихыбызда Тукай” (Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган) , “Татарстан: еллар аша караш” (ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан), Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлары, “Әдәби хәзинә” (“Ел китабы - 2017” җиңеп чыккан китаплардан”), “Әдәби Алабуга” (Алабуга язучыларына багышланган) бүлекләрне үз эченә алды.
Әдәби сәгатьнең икенче өлешендә Тукай иҗаты буенче викторина үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган “Тукай” документаль-нәфис фильм карады.