“Яз. Тукай. Шигърият”
19 нчы апрель көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Яз.Тукай. Шигърият” дип исемләнгән татар әдәбияты ункөнлеге башланып китте.
Әлеге уңайдан “Әдәбият – милләт елъязмасы” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Күзгәзмә: “Китаплар – дәверләр катламы”, “Рухи-мәдәният тарихыбызда Тукай” (Г. Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган) , “Татарстан: еллар аша караш” (ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан), Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлары, “Әдәби хәзинә” (“Ел китабы- 2017” җиңеп чыккан китаплардан”) , “Әдәби Алабуга” (Алабуга язучыларына багышланган) бүлекләрне үз эченә алды.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Валеева Раушания күргәзмәгә әдәби күзәтү ясады.