Әгерҗе шәһәренә иҗади сәфәр

4 апрельдә Алабуга Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Н.К. Закирова һәм Р.Н. Валеева иҗади сәфәр белән Әгерҗе шәһәрендә булдылар.

Сәфәрнең төп максаты: драматург Таҗи Гыйззәтнең Алабугада яшәгән чоры турында мәгълүмат эзләү һәм җыю. Шул уңайдан Әгерҗе муниципаль районының мәдәни мирас һәм тарих музее һәм аның  өченче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан “Таҗи Гыйззәт - безнең якташыбыз” филиалы белән якыннан таныштылар.

         Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова исеменнән Әгерҗе музей фондына истәлекле бүләк тапшырдылар.