27 нче март – Халыкара театр көне Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга театры

27 нче  мартта Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Халыкара театр көненә багышлап,  “Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга театры” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Әлеге чарада Алабуга медицина көллиятендә укучы икенче курс студентлары һәм аларның укытучылары катнашты.

Кичәнең беренче өлешендә студентлар татар театрның барлыкка килү тарихы турында видео карадылар. Аннары драматург, язучы, режиссер, актер  Таҗи Кәлимулла улы  Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар.

Кичәнең икенче өлешендә тамашачылар Алабугада беренче театрның барлыкка килүе, аңа нигез салучы шәхес турында, аларның куйган пьесалары, гастрольләре хакында кызыклы мәгълүмат алдылар.

Раушания Валеева Халыкара театр көненә һәм драматургка багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә”, “Аның дөньясы театр иде» дигән китап күргәзмәсе турында сөйләде.

Әдәби кичә татарча спекльләрдән өзеклар карау белән тәмамланды.