Мин сөйлим анам телендә...
22 март көнне “Иллюзион” кинотеатры бинасында “Мин сөйлим анам телендә...” исемле беренче яшьләр иҗат фестивале узды. Әлеге чарага Казан, Яр Чаллы, Алабуга язучылары, шагыйрьләре чакырылган иде. Алар яшьләргә шигырь язу осталыгы буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Әдәбият - милләт елъязмасы” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә татар матур әдәбиятының иң күренекле әсәрләре урын алды. Килгән тамашачылар шулай ук күргәзмәнең “ТАССР төзелүгә 100 ел” тулуга багышланган бүлегендә Татарстан тарихы турындагы китаплар белән танышты.
Фестивальнең икенче өлешендә Казан язучылары: Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Марат Закир, Гөлзадә Бәйрәмова, Фәнил Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова һәм “Чулман” әдәби-музыкаль оешма әгъзалары чыгыш ясады.
Әдәби-музыкаль кичә барышында Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Юлия Владимир кызы Нәҗипова юбиляр язучы Факил Сафинны җылы тәбрикләп, адреслы папка һәм истәлекле бүләк тапшырды. Китапханә исеменнән Фатыйхова Гүзәл Факил аганың “Татар теле” шигырен укыды.
Яшьләр иҗат фестивале музыкаль номерлар белән үрелеп барды.