“Табигать һәм татар фольклоры”

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре 20 март көнне 2нче гимназиянең алтынчы сыйныф укучылары өчен “Табигать һәм татар фольклоры” дип аталган экологик сәгать уздырды. Укучылар нәрсә ул экология, нәрсә ул фольклор төшенчәләренә җавап эзләделәр, аларны нәрсә берләштерүен ачыкладылар. Табигатькә багышланган мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар белән таныштылар, табышмакларга җавап таптылар. Әйләнә-тирәне саклау буенча “Кагыйдәне әйт” уенын уйнадылар. Табигатьне саклау – безнең бурыч, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Укучылар “Табигатьне саклау – вакыт фәрманы” дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар.