Регионара акция «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз»

Алабуга Үзәк китапханәсендә күренекле татар язучы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» дигән  Регионара “Еники укулары”дәвам итә. 1 март көнне әлеге акциядә  Алабуга  мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Алар татар халкының танылган язучысы Ә. Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кем җырлады», «Туган туфрак», «Матурлык»  «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләреннән өзекләрне  татар телендә  укыдылар.

Акция 26 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итә. Сезне китапханәдә көтеп калабыз.