Регионара акция «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз»

26 нчы февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсендә язучы Ә.Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз» дигән  Регионара Еники укулары акциясе башланып китте. Әлеге чарада икенче гимназиядә белем алучы 10-11 сыйныф укучылары катнашты.  Укучылар татар халкының танылган язучысы Ә. Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге», «Кем җырлады», «Туган туфрак», «Матурлык»  «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләреннән өзекләрне рус һәм татар телендә  укыдылар.

Акция 26 февральдән 3 мартка кадәр дәвам итә. Сезне китапханәдә көтеп калабыз.