КамАЗ – ХХ гасырның бөек төзелеше
25 февральдә Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “КамАЗ – ХХ гасырның бөек төзелеше” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Ул ТАССР төзелүнең йөз һәм КамАЗ заводының төзелүенә илле еллыгына багышлап үткәрелде. Мәктәп укучылары тарихи мәгълүмат белән якыннан танышты.
Чаллыны КамАЗдан башка күз алдына да китереп булмый. Ул 1969 елда йөк машиналары җитештерүче заводлар комплексы буларак барлыкка килде. 16 февральдә беренче йөк автомобиле чыкты. Шуннан бирле 2 миллионнан артык машина һәм 2,8 миллион двигатель ясалды. Аларны дөньяның 80 илендә кулланалар.