Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында  “Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!” дип аталган туган тел сәгате узды.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе  Фатыйхова Гүзәл бәйрәмнең тарихы, аның ни өчен билгеләп үтелүе, туган телебезне сакларга кирәклеге турында сөйләде.

 Чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы  беренче курста белем алучы 18-19 группа студентлары катнашты. Театр бүлеге укытучысы Җәләева Тәҗрия Вәсим кызы  һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гардисламова Светлана Ринат кызына рәхмәтебезне белдерәбез.