Татарстан Республикасы гербы
7 нче февраль көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көнгә багышланган тарихи күзәтү узды. Әлеге чара Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Яшьләр Дәүләт гербы турында кызыклы мәгълүмат тупладылар. Гербның авторлары, аның барлыкка килү тарихы, һәрбер төс нәрсә аңлатканы турында якынрак таныштылар.
Татарстан Республикасы гербы 1992 елның 7 февралендәге карары белән расланды. Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Габдрахман улы Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкаручы).
Татарстан дәүләт гербы флагтагы төсләрдән башкарылган. Ул түгәрәк рәвешендә. Гербның үзәгендә, кояш җирлегендә, алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган Ак барс сурәтләнгән. Ул республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.
Канатлы барс – уңдырышлылык билгесе. Татарстан Республикасы гербында ул исә республика гражданнарын, анда яшәүче барлык халыкның яклаучысы дигәнне аңлата.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге сезне күргәзмәгә чакырып кала.