Авыл тарихы – милләт тарихы

Һәр адәм баласының туган төбәге бар. Һәм, кем генә булса да, һәркемне үзенең туып-үскән җире, анда яшәүче кешеләр, тирә-юнь табигате, нәсел-нәсебе, тарихы кызыксындырмый калмый. Елдан ел аерым авыллар тарихына багышланган китаплар басылып чыгуы бик сөенечле хәбәр.

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге үзенең укучыларын авыллар тарихына багышланган саллы китаплар белән таныштырырга булды.

Илдар Кыямовның 19 бүлектән торган 720 битлек “Кара Чишмә карьясе” (2018) хезмәтендә Минзәлә өязенә кергән мишәр авылының, 1710 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәрге, тарихы сурәтләнгән. Әлеге китапта   Кара Чишмә авылының рухи мәдәнияты, табигате, шәхесләре, дини яшәеш, авылның үзенчәлекле холкы, нәсел тамгалары, кушаматлар, урынчалык атамалары, йолалар, бәетләр киң яктыртыла.

А. Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” һәм “Колыбель моя, Бизяки»  китаплары Менделеевск районындагы Бәзәкә авылына багышлап язылган.  Бәзәкә  авылы тарихы - гасырлар төпкенлегенә тоташкан күпләгән авылларның берсе. Китапта күп гасырлык  авыл тарихы,  намуслы халкының көнкүреше тасвирлана.

Морт – Татарстандагы һәм Алабуга районындагы иң зур һәм данлы тарихы булган авылларның берсе. Андый исемле авыл да берәү генә.  Халкы үткәннәрен санлап яши белә, телен, динен хөрмәт итә. Данлы тарихы, авылның топонимикасы, шәҗәрәләр турында якыннанрак “Морт – туган йорт” китабы  аша танышырсыз.

“Бакый бул, Баек” китабының авторы Шәмсия Җиһангирова. Әлеге китап Мөслим районының Баек авылы тарихы, аның кешеләре  турында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителүче беренче китап. Монда сез авыл тарихы белән генә түгел, аның чишмәләре, урман-таулары, хезмәт алдынгылары, Бөек Ватан сугышына китүчеләр һ.б. турында кызыклы мәгълүмат ала алачаксыз.

 Ә. Ситдыйкова, Р. Хәеретдинов  “Авыл җаны - Күҗәкә горурлыгы”. Әлеге китапны кулга алган һәркем Күҗәкә тарихының бик тирәнгә үтеп кергәнлегенә, күп төрле вакыйгалар шаһиты булуына тагын бер кат инаныр.

        Бу китаплар безгә – бүген гомер итүчеләргә дә, бездән соң килүче буыннарга да кызыклы булыр дип өмет итәбез. Китап сөючеләрне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә көтеп калабыз.