Үлемсезлек
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, татар халкының күренекле патриот шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 елга багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче студентларга китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Студентлар үзләре Фатих Кәримнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Фатих Кәрим – татар халкының батыр сугышчысы һәм каһарманы. Ул 1945 елда, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланырга санаулы атналар калган көннәрдә, яу кырында һәлак була. Аның шигырьләре, канатлы сүзләргә әверелеп, халык күңелендә бүген дә яши.
“Ант”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Ватаным өчен”, “Пионерка Гөлчәчәкккә хат” кебек әсәрләргә хас булган гаҗәеп кайнар, самими хисләр, ирләрчә кыю, туры әйтелгән ихлас фикерләр адәм баласын мәктәп елларыннан чал картлыкка кадәр озатып бара.
ХХ гасырның иң хәтәр елларында Фатих Кәрим тудырган әсәрләр халкыбызның рухи елъязмасы булып тора.