Татар театрына нигез салучы

  18 нче гыйнвар  көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Татар театрына нигез салучы” исемле мәгълүмат сәгате узды. Ул татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. Әлеге әдәби чарада мәктәп укучылары катнашты.

Студентлар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар.

Аның театр һәм җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе, Габдулла Тукайның дусты, хезмәттәше икәне турында мәгълүмат алдылар.

Г. Камал иҗат иткән  пьесалар – «Бәхетсез егет» (1908), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Банкрот» (1911).

1926 елда аңа рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Бүгенге көндә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.