Халкыбызның рухи остазы
17 нче гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында тарихчы, әдип, педагог һәм күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан “Халкыбызның рухи остазы” дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте. Ул телдән журнал формасында оештырылды.
Телдән журналның беренче бите Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗатына багышланды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары икенче битендә татар халкы тарихында зур урын тоткан Риза аганың “Асар” дип аталган тарихи хезмәте белән якыннан таныштылар.
Журналның өченче бите Р. Фәхреддиннең мирасын мәңгеләштерү буенча эшләнгән эшләр турында булды. Әлмәт районы Кичүчат авылында ачылган мемориаль музей эшчәнлеге, республикакүләм уздырылучы “Риза Фәхреддин укулары”, фәнни-гамәли конференцияләр турында тулырак мәгълүмат алдылар.
Журнал “Риза Фахретдинов. Живи 1000 лет” фильмын карау белән тәмамланды.