Үз тавышы, үз моңы

15 нче гыйнвар  көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Үз тавышы, үз моңы” исемле әдәби сәгать узды. Язучы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан әдәби чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты.

Студентлар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар, “Фән һәм мәктәп”, “Мәйдан. Чаллы” журналлары турында кызыклы мәгълүмат алдылар.

Факил Сафин – «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999), 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы  бүлеге рәисе.

Әдип бүгенге көндә дә иҗат итүен дәвам итә.