Театр яктылыкка, нурга илтә

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Россиядә Театр елы” уңаеннан  “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип аталган  китап күргәзмәсе  оештырды һәм күзәтү ясады.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары “Театр елы” Указы, эмблемасы белән таныштылар, Татарстан эшләп килүче театрлар турында мәгълүмат алдылар.

Китапханәче  Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының “Мәскәүгә зур гастрольләре” турында сөйләде һәм театрның репертуарына кергән әсәрләр белән таныштырды.

Күргәзмәдә шулай ук  татар драматурглары  К. Тинчурин, Г. Камал,  Т. Гыйззәт турында китаплар урын алды. Т. Гыйззәтнең Алабугада беренчетатар театры ачуы турында да студентлар кызыксынып тыңлады.

       Театр елы уңаеннан чаралар ел буе дәвам итәчәк.