Һөнәрләр иленә сәяхәт
2019 ел – Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы белән “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан ителде. Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Һөнәрләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән “Эшче һөнәрләр елы”н ачып җибәрде.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һөнәрләр илендә сәяхәт итте, эшче һөнәрләр турында тулырак мәгълүмат алдылар. Һөнәри осталык буенча EuroSkills Budapest 2018 Европа чемпионаты нәтиҗәләре белән таныштылар.
Күргәзмәдә урын алган китап һәм журнал материаллар укучылар күңеленә хуш килде. “Эшче һөнәрләр елы”на багышланган чаралар ел әйләнәсендә дәвам итәчәк.