“Татарстан: еллар аша караш”

11 гыйнвар көнне Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Татарстан: еллар аша караш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.

Күргәзмәдә Россия Президенты В.В. Путин һәм Татарстан президенты Р.Н. Миңнехановның “ТАССР ның 100 еллыгын бәйрәм итү турында” Указлары урын алды. ТАССР оешу тарихы һәм хәзерге Республикабызның торышы турында мәгълүмат бирелде. И. ТаҺировның “Без тарихта эзлебез”, “Гасырлар чатында”, Ф.Ш. Хуҗин, И.А. Гыйләҗев “Татарстан тарихы”, “Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт: тарих, мәдәният, традицияләр” һ.б. китаплар белән татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  якыннан таныша аласыз.

Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.