Табигать баласы

        5 нче гыйнвар  көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Табигать баласы” исемле әдәби күзәтү узды.

Язучы Әхәт Гаффарга 70 яшькә багышланган әдәби күзәтүдә мәктәп укучылары катнашты.

          Аның  туган җире Балык Бистәсе районы Олы  Әшнәк авылы.  Язучы гүзәл Идел-Чулман буе табигатенең аерылгысыз бер баласы. Ул яз көне бөреләр белән бергә уяна, гөрләвекләр белән бергә кузгала. Әдип гөмбәче дә, җиләкче дә, өстәвенә аучы да, балыкчы да...

Иҗатта да ул шулай. Әхәт ага күренекле язучы, драматург, публицист, тәнкыйтьче, шагыйрь, әдәби журналист. Аның “Әҗәт”, “Язлар моңы”, “ Энә күзе”, “ Богау”, “Дәрья башы” , “Яшиселәр алда иде” кебек  дистәләгән роман һәм повестьлары укучылар тарафыннан яратып укыла. Өстәвенә, ул -  әкиятче дә. “Юынмый торган балык”, “Мунча яратучы бака”, “Суалчан кунакка бара” әкиятләре балаларга бик таныш.

 Әдип бүгенге көндә дә дәртләнеп иҗат итүен дәвам итә.

Татар һәм туган як әдәбияты бүлегендә Әхәт Гаффарның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшли. Сезне күргәзмәгә чакырып калабыз.