Чыңгыз Айтматов - уртак горурлыгыбыз

18 декабрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы Чыңгыз ага Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Чыңгыз Айтматов - уртак горурлыгыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды.

Әдәби кичәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм аларның укытучылары Тиригулова Рәшидә Хафиз кызы катнашты. Студентлар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар, “Ак пароход” фильмыннан өзек карадылар.

Чынгыз Айтматов… Бу исемне ишетмәгән, белмәгән кеше сирәктер. «Җәмилә», «Ак пароход», «Беренче укытучы», “Бәхил бул, Гөлсары!” кебек әсәрләре белән күпләргә яхшы таныш. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча,  ул дөньяда иң күп укыла һәм нәшер ителә торган язучы буларак санала. Аның әсәрләре 128 илдә 176 телдә 100 миллионнан артык тираж белән басылган.