“Якташыбыз иҗаты”

28 ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында якташыбыз Фирдәвес Хуҗинның  “Без белмәгән сугыш” китабын тәгъдир итү кичәсе булды. Фирдәвес ага – шәһәребезнең күренекле кешеләренең берсе. Ул Алабуга районының гүзәл табигатьле Илмәт авылында туа. Гомер буе туган халкына хезмәт итә, үзенең берсеннән-берсе тирән эчтәлеккә бай булган әсәрләрен безгә - әдәбият сөючеләргә - тапшыра.

Кичәне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе Раушания Вәлиева ачып җибәрде. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Ф. Хуҗинның “Суслонгер”, “Без белмәгән сугыш”, “Портрет”әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Язучы үзе дә кызыклы чыгыш ясады.

 Кичәдә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаләре, якташлары, хезмәттәшләре, язучының дуслары, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасе шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова Ф. Хуҗинга атап язылган шигырен укыды. Тарихчы Җәүдәт Галимов әсәрләренә анализ ясады. Якташлары Дамир Хуҗа улы Әюпов, Хашия Тимерхан кызы Төхфәтуллина язучыга изге теләкләр теләделәр. Ф. Хуҗин укучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде.  Китап тәгъдир итү кичәсе бик күңелле узды.