Шәвәли бездә кунакта

         20 нче ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында «Шәвәли бездә кунакта» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Алабуга шәһәре 2 нче гимназия укучылары татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, балалар шагыйре Шәүкәт аганың тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алдылар, “Шагыйрь күңеленә сәяхәт” дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар, табышмакларга җавап эзләделәр, шигырьләр тыңладылар.

Алабуга муниципаль районының “Балаларга өстәмә эстетик белем бирү үзәге” нә йөрүче  1нче гимназия укучылары балалар шагыйре Ш. Галиевның   шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

Сәнгатьле уку буенча җитәкче Шәйхетдинова Гөлфия Нурулла кызына рәхмәтебезне белдерәбез.