“ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЕНӘ СӘЯХӘТ”

16 нчы ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як   турындагы әдәбият бүлегендә балалар әдәбиятында шаян шигырьләре белән мәгълүм бүлган шагыйрь Шәүкәт Галиевка багышланган “Шагыйрь күңеленә сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды. Аның тууына быел 90 ел.

         Шәүкәт Гали улы Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туган. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Ул башта мәктәптә укый, анан соң ул хисапчы, гади эшче, бригадир ярдәмчесе, урман кисүчеләр бригадиры булып эшли.
          1953 елны ул Казанга күчеп килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен, Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә», «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек шигырь җыентыклары басылып чыга.

         Ул – шигырьләр,  җырлар, юмористик һәм сатирик әсәрләр авторы, балаларга атап 30дан артык китап чыгарган шагыйрь.

Без китап сөючеләрне 20 нче ноябрьдә Шәүкәт Галиевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган  “Шәвәли бездә кунакта” дигән әдәби сәгатькә  чакырабыз.