Герой шагыйрь һәм үсемлез җырлар

13 нче ноябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында Халыкара “Җәлил укулары” дип исемләнгән шигырь бәйгесе оештырылды.

Әлеге шигырь бәйгесендә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Герой шагыйрь һәм үсемлез җырлар” дип аталган  китап  күргәзмәсе һәм  презентация ясады.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе  Фатыйхова Гүзәл бәйгедә Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрә Г. Әхтәмованың “Моабит дәфтәрләре” шигырен укыды һәм диплом белән бүләкләнде.