Акция. «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз»

26 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз» дип исемләнгән III Регионара Гафури укулары акциясе тәмамланды.
Алабуга муниципаль районының “Балаларга өстәмә эстетик белем бирү үзәге” нә йөрүче  мәктәп укучылары күренекле язучы М. Гафуриның  татар телендә шигырьләрен һәм әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Сәнгатьле уку буенча җитәкче Шәйхетдинова Гөлфия Нурулла кызына рәхмәтебезне белдерәбез.