Китап күргәзмәсе “Тормыш һәм ирек җырчысы”
Гафури укулары акциясе уңаеннан Алабуга үзәк китапханәсендә «Тормыш һәм ирек җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Мәҗит Гафури Троицкидагы «Рәсүлия», Казандагы «Мөхәммәдия» һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәләрендә укыган. Революциядән соң ул төрле редакцияләрдә эшли. Шул ук вакытта шигырьләрдән тыш, «Кара йөзләр», «Тормыш баскычлары» кебек повестьларын һәм «Кызыл йолдыз» пьесасын, шулай ук «Эшче» операсының либреттосын яза. Балалар өчен шигырь һәм хикәяләр иҗат итә.
Китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбияты бүлегендә эшләүче Раушания Нуриевна әйтүенчә, күргәзмәдә якташларыбыз М.Гафуриның иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан китаплар белән якыннан таныша ала.
#ЧитаемМажитаГафури