Акция. «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз»

24 нче октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә «Мәҗит Гафури әсәрләрен укыйбыз» дигән III Регионара Гафури укулары акциясе эшен дәвам итте. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы шәкертләр күренекле язучы, шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург  М. Гафуриның  татар һәм рус телендә язылган шигырьләрен һәм әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Аларның җитәкчесе Светлана Ренатовнага рәхмәтебезне белдерәбез.
 
#ЧитаемМажитаГафури