Җырымда юатырмын.
19 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният сараенда шагыйрь, журналист Фәннур Шәйхенур улы Сафинны искә алу кичәсе узды.
Алабугадан Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗа улы Хуҗин, Лира Кадим кызы Ибраһимова һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре катнашты.
“Җырымда юатырмын” дип аталган искә алу кичәсенә Татарстан язучылары да чакырулы иде. Язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе , драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов чыгыш ясадылар. Шагыйрьләрдән Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина, Факил Сафиннар Фәннур Сафин турында истәлекләр белән уртаклаштылар. Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина җырлар башкарды һәм “Татарлар” дип аталган җырга клип күрсәтте. Кичә Фәннур Сафин язган шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.