Укылып бетмәгән китап
Укылып бетмәгән китап
16 октябрь көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар әдәбиятының гаҗәеп үзенчәлекле язучысы, талант иясе һәм күпкырлы шәхес Нурихан Фәттахның тууына 90 елга багышланган “Укылып бетмәгән китап” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. КфУның Алабуга институты студентлары Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштылар. Аның “Сызгыра торган уклар”, “Шәҗәрә”, “Итил суы ака торыр”, “Бала күңеле далада”, “Аклан”, “Кичү” әсәрләре турында кыскача мәгълүмат алдылар. Без студентларны 18 октябрьдә Нурихан Фәттахның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Тарихтагы эзләребез буйлап” дип аталган әдәби кичәбезгә чакырдык.