“Илһам чишмәсе” – татар яшьләренең иҗат клубы

16 нчы октябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсендә татар яшьләре өчен “Илһам чишмәсе” дип аталган иҗат клубы эшен башлап  җибәрде. Аның җитәкчесе татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә эшләүче Фатыхова Гүзәл Наил кызы.
Бирегә Алабуга университетының татар бүлегендә белем алучы  беренче курс студентлары килде. Клубның максат-бурычлары белән таныштылар, киләчәккә  планнар турында сөйләштеләр, яшьләр өчен кызыклы “Идел”, “Ялкын”, “Казан утлары” журналлары белән таныштылар.
Туган телебез – искиткеч бай, матур, аһәңле тел. Бүгенге көндә татар телен саклап калу – татар яшьләренең төп бурычы. Татарстан җирлегендә яшәүче яшьләр иҗаты белән танышу, очрашу, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, үзебезнең туган җирлегебездә каләм тибрәтүче яшләрне барлау һәм аларның иҗат эшләрен үстерергә булышу, халыкка җиткерү – клубының төп максаты булып торачак.
Бурычларга килгәндә алар берничә: туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү; сәләтле яшьләрне барлау; матур әдәбият белән танышу; яшьләрне иҗат эше белән кызыксындыру;клубка йөрүчеләрнең иҗат иткән әсәрләре белән танышу.
“Илһам чишмәсе” клубы Алабуга үзәк китапханәсендә айга бер яки ике мәртәбә үткәреләчәк. 
Иҗат белән кызыксынган якташларыбызны “Илһам чишмәсе” клубына чакырып калабыз.