“Йөрәк гел унсигездә кала”

2018 нче елның 12 нче октябрендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең “Кама” уку үзәгендә  театр бүлеге укытучысы Җәләева Тәҗрия Вәсим кызы 55 еллык юбилей кичәсен уздырды. “Йөрек гел унсигездә кала” дип исемләнгән  юбилей кичесендә Алабуга Үзек китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Закирова Нурия Камиловна һәм әйдәп баручы китапханәче Валеева Раушания Нуриевна да катнашты. Алар  юбилярга “Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”  директоры  Юлия Владимир кызы Нәҗипованың җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр һәм барлык коллектив исеменнән котладылар.