“Мәңге безнең күңелләрдә”

26 нчы сентябрь көнне Алабуга үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге татар халкы тарихында зур урын тоткан Садри Максудиның 140 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә уздырды. “Мәңге безнең күңелләрдә” дип аталган кичәгә Алабуга университетының татар бүлегендә укучы икенче курс студентлары килде.  
  Садри Максуди – бөек татар шәхесе, профессор, галим, тарихчы. Ул үзенең бар гомерен татар халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган. 
 Танылган сәясәтче 1878 елның 23 июлендә Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була. Садри башта үз авыллары мәдрәсәсендә  – әтисендә укый, аннан Казанда абыйсы Әхмәтһади укыткан мәдрәсәдә белем ала.
Бөтенләй дә диярлек французча белмәгән С.Максуди үзенең зирәклеге, тырышлыгы аркасында бөтен авырлыкларны җиңеп, бер ел эчендә француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елдан соң тәмамлый. Дөньяның киң җәмәгатьчелеге аны олы дәүләт эшлеклесе, төрек халкы исә аны үзенең улы дип таный.
 Студентлар С. Максудиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, үзләренә яңа мәгълүмат алдылар. Кичә азагында С. Максуди турында фильм карадылар. Шулай ук, әдәби кичәгә “Зур шәхес, бөек талант” дип аталган күргәзмә дә оештырылды.