Каһарманнар мәңге яшиләр
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Каһарманнар мәңге яшиләр” дип аталган күргәзмә эшли.
1944 елның 25 августында 12 сәгать 6 минутта 3 минутлык интервал белән Плетцензее төрмәсе гильотиносында унбер татар егетенең башлары чабылды.Алар әсирлектә, яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы көрәш алып бардылар. Оешманың эше ачылгач та, алар, баш имичә, үлем җәзасын батырларча каршы алдылар.
Халык хәтерендә гасырлар дәвамында сакланырлык батыр ир-егетләребез алар. Аларның эш-гамәлләре, батырлыклары халык күңелендә мәдхия булып яңгырый.
Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында күбрәк мәгълүмат белергә теләгән укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!