“Шәмаилдә – безнең тарих.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Шәмаилдә – безнең тарих” дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Бу безнең тарих.  Шәмаил – традицион мөселман сәнгате. Бакый Урманче, Нәҗип Нәккаш , Рөстәм Шәмсутов кебек профессиональ рәссам-каллиграфлар, аерым сәнгатькәрләр көче белән шәмаил сәнгате башта совет чорында, аннары үзгәртеп кору елларында юкка чыкмады. Халыкчан төрен ясауны исә авыллырда инкыйлабка кадәр яшәгән әбиләреннән, бабаларыннан гарәпчәгә өйрәнеп калган буын дәвам итте. Бугенге көндә безнең бурыч шәмаилнең ни икәнен яшь буынга җиткерү һәм аның яңа үсеш юлларын барлаудан гыйбарәт. Шул нияттән чыгып без укучыларыбызга “Шәмиалдә – безнең тарих” дип аталган күргәзмә оештырдык. Татар шәмаилләре ул, мөселман сәнгатенең бер кабатланмас рухи мирасы гына түгел. Алар нык, сабыр, иманлы, зыялы татарларның гыйбрәтле, аяныч гамәлләре шаһитләре дә. Аларга бәйле вакыйгалар бабаларыбызның яшәү рәвешен, ниятләрен, тоткан юлларын күз алдына китереп бастыра.