Яңа китап – сөенеч
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге шушы көннәрдә генә 200 гә якын яңа китап белән тулыландырылды. Кызык һәм бай эчтәлекле бу китаплар укучыларыбызның уку өстәлендә дә лаеклы урын алыр.
“Историко-культурный атлас Елабужского района Республики Татарстан” дигән китапта Алабуга районының тарихы, икътисады, мәгариф һәм мәдәнияте чагылдырыла.
Матур һәм бай эчтәлекле фоторәсемнәр белән бизәлгән “Изге Болгар” китабы 2016 елда Бөек Болгар җирендә Изге Болгар җыены кысаларында үткәрелгән вакыйгалар турында сөйли. Китап рус, татар һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.
“Ватанга тугры калдылар” китабы каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең исеме, тормышы, көрәше, иҗаты һәм язмышы белән бәйләнгән Башкортстан кешеләре, аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр турында бәян итә.
Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте рус һәм татар телендә басылып чыкты. Шулай ук Аяз Гыйләҗевнең дә әсәрләрен рус телендә укый алабыз.
Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” һәм Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” китаплары пьеса яратучы укучыларыбыз өчен кызыклы булачак.
Мәхәббәт, авыл язмышы, хәзерге тормыш вакыйгалары турында укырга яратучыларга Фарсель Зыятдиновның “Ата күңеле балада”, Рөстәм Галиуллинның “Васыять”, Марат Кәбировның “Китап”, Марат Кәримовның “Булса була икән”, Алмаз Хәмзиннең “Бармагыңнан үбәр идем”, Рәшит Ибраһимовның “Алтын капка” һәм башка бик күп китапларны тәкъдим итәбез.
Шигырь яратучы укучыларыбыз Шәфикъ Иматдиновның “Йөрәк сәгате”, Басыйр Рафиковның “Уйланыр вакыт”, Рифат Сәлахның “Ак фәрештә”, Рим Идиятуллинның “Хәерле төн”, Гөлфия Исхакованың “Күңелем фасыллары”, Расих Ханнановның “Робагыйлар” китапларын укып хозурлана ала . Болардан башка да бик күп китаплар сезне китапханәдә көтеп кала. Рәхим итегез!