“Тукай белән башлыйк”
25 апрель көнне Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Тукай белән башлыйк” дип аталган шигъри-әдәби акция уздырды. Шигырь уку кичәсе халкыбызның сөекле шагыйре, шигърият күгендә балкып янган йолдызларның иң зурысы булган Габдулла Тукай туган көнгә багышланды. Габдулла Тукай калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Без буген моңа тагын бер кат инандык. Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен зур сәхнәдән уку өчен Үзәк китапханәгә китап укучыларыбыз җыелды. Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга шәһәрендәге бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Гайфи кызы Габдрахманова акцияне ачып Тукайның шигырен укыды. Шулай ук Алабуга шәһәрендә эшләп килүче “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкилләре Тәслимә Кәримова, Кадрия Наил, Нурулла Шәфигуллин, Фәридә Хәбибрахманова да акциягә кушылдылар. Алар Г.Тукай шигырьләрен һәм аңа багышланган үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рафыйк Мәхмүтов Г. Тукайның иҗаты турында да сөйләп үтте. Тәгъзимә Мәрдәнова Тукай шигырьләрен укып укучыларны сөендерде. Кадрия Наил “Су анасы” әкиятен сөйләп бөтен кешене таң калдырды.
“Тукай белән башлыйк” шигырь уку акциясендә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнашты. Г.Тукайның шигырьләре татар, рус, инглиз телендә яңгырады.Габдулла Тукайның шигырьләре буген дә актуаль, буген дә кадерле икәненә тагын бер тапкыр инандык. Акция өч сәгать дәвамында булды. Үзәк китапханәнең уку залында Тукай әсәрләре буенча композиция ясалды. Композициянең авторы рәссам Виктор Селиверстов.