Нәүрүзгә ак юл
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язның иң гүзәл – Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Борынгы әби-бабайларыбыз Яңа елны март аенда каршылаган- 22 мартта.Бу көнне көн белән төн тигезләнә. Шулай булгач – Нәүрүз бәйрәме – Яңа көн башлануы ул. Әлеге көнне әби-бабайларыбыз бик күңелле итеп үткәргәннәр, өйдән-өйгә кереп хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Нәүрүз әйтеп, күчтәләрләр җыеп күңел ачканнар. Без дә 2 нче гимназия укучылары белән күңел ачтык. Яз турында шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, табышмаклар әйтештеләр. Кичә азагында коймаклар белән сыйландылар.