Тукай иленә сәяхәт

 

  3 нче сентябрь көнне Алабуга мәдәният һәм сәнгать студентлары А.С.Пушкин исемендәге  Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге белән таныштылар. Китапханәче  бүлекнең ачылу тарихы турында сөйләде, күргәзмәләр белән таныштырды. Шулай ук атна саен Г.Тукай шигырьләрен укуыбыз турында да искәртеп үтелде. Студентлар Г.Тукайның “Өмид. – Надежда” шигырен укыдылар. Г.Тукайның тууына 140 елга багышланган экспозиция белән якыннан таныштылар. Китап укучыларыбыз бүләк иткән ,Тукайның әкият геройларын карадылар.