Күпмилләтле Татарстан мәдәнияте
2 сентябрьдә «Александр бакчасы» шәһәр паркында «Татарстанда Җәй» республика проекты һәм «Җәйге уку залы» проекты кысаларында А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Идел буе халыклары телләрендәге әдәбиятка күзәтү үткәрделәр. Шәһәр халкы һәм кунаклары игътибарына китапханәчеләр китап күргәзмәсе әзерләделәр. Күпмилләтле Татарстан мәдәнияте-дистәләгән халыкларның: татар, башкорт, удмурт һәм башка бик күпләрнең гореф-гадәтләре ул. Һәр халыкның үз теле һәм әдәби традициясе бар. Республикада барлык халыкларның телләрен өйрәнү һәм үстерүгә актив ярдәм күрсәтелә. Һәр халыкның үз бәйрәмнәре. Аларның күбесе гомумшәһәр яки республика вакыйгаларына әверелде, анда төрле халыкларның көнкүреше белән танышырга мөмкин.